Яңалыклар

13.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Сенегал арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

13.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

12.07.2021

Бүген “Зөя калкулыклары” спорт-сәламәтләндерү комплексында Президент академиясенең (РАНХиГС) IX халыкара җәйге кампусы ачылды.

Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

12.07.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 30 еллыгына багышланган тантана узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре катнашты.

12.07.2021

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жорж Фабер белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

11.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларны карап чыкты. Тикшерү кысаларында шәһәрнең тарихи үзәгендә яңа төзелеш һәм реконструкция мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды.

Беренче объект - Казан Изге Ана иконасы соборы бинасы (Зур Кызыл ур., 5б). Аңлатмаларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бирде. Объектта эшләр тәмамланган. Хәзерге вакытта соборны изгеләндерү процессына әзерлек бара.

 

10.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уяв» чуаш мәдәнияте республика бәйрәмендә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Чара бүген Аксубай штпда уза (Аксубай муниципаль районы).

Бәйрәмнең тантаналы ачылышы «Уяв дусларын чакыра» музыкаль - хореографик композициясеннән башланды. Профессиональ һәм һәвәскәр ансамбльләр, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре халык иҗаты коллективлары катнашында уникаль программа эшләнгән.

10.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының социаль әһәмиятле объектларын Интернет челтәренә тоташтыру турында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлаштыру, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

10.07.2021

Татарстан Республикасында кайбер хуҗалыклар көзге бөртекле культураларны урып-җыюга инде ныклап керешкәннәр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

10.07.2021

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авырулар ситуациясе контрольдә тотыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

 

Битләр: << 581 582 ( 583 ) 584 585 586 587 588 589 590 >>