Яңалыклар

19.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.

19.07.2021

Россия Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышын уздырды. Утырыш эшендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

19.07.2021

Бүген Биектау авылында «Бердәмлек» ислам үзәге ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

«Бердәмлек» Биектаудагы бишенче мәчет булачак. Шунда ук район мөхтәсибәтен дә урнаштыру планлаштырыла. Ислам үзәгендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен белем бирү курслары, шулай ук җирле имамнар өчен квалификация күтәрү оештырылачак.

19.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сәид Тайеб Җәүәд белән очрашты.

Очрашу барышында яклар Россия-Әфган мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

19.07.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың үзәк район хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.

17.07.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин керәшен мәдәниятенең традицион фестивале – Питрауда катнашты. Бәйрәм Мамадыш районының Җөри авылында узды.

17.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясеннән вакциналар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмауны таләп итте. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Covid-19 таралуын профилактикалау буенча республика штабы җитәкчелегенә тиешле йөкләмә бирде.

17.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

16.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр авылында «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумында катнашучылар белән очрашты. Президентны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов озата йөрде.

16.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нурлат районына килде. Президент урып-җыю эшләренең барышы белән танышу өчен район кырларын әйләнеп чыкты.

Битләр: << ( 581 ) 582 583 584 585 586 587 588 589 590 >>