Яңалыклар

30.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

30.10.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларга сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

"30 октябрь - Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу - бернинди гаебе булмаган килеш, язмышлары чор рәхимсезлеге белән сындырылган кешеләрне искә алу көне. Алар гаделсез гаепләүләр, әхлакый газаплар, ачлык һәм лагерьлар салкыннары аша үттеләр." - диелә мөрәҗәгать текстында.

 

29.10.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казанда Кырымның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан башкаласында алар дәүләт идарәсенең төп өлкәләрендә республика тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм алга таба төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән махсус белем бирү программасында катнаштылар.

29.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советының унбишенче утырышында катнашты. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аып барды.

29.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль Иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

28.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Татарстан якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Пашков йортында (Мәскәү, Воздвиженка ур.) узды.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов өчен Пашков йорты буйлап экскурсия уздырдылар. Хәзер бина Россия Дәүләт китапханәсенә карый, Мәскәүдә архитектура һәйкәлләренең берсе булып тора.

28.10.2025

Татарстан торак тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россиядә бишенче урында тора. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

28.10.2025

Бүген Түбән Новгородта РФ Иминлек советының Идел буе федераль округында күчмә киңәшмәсе узды. Киңәшмәне РФ Иминлек Советы секретаре Сергей Шойгу уздырды. Иминлекне тәэмин итү, махсус хәрби операция шартларында критик мөһим объектларны террорчылык һөҗүмнәреннән саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

27.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

25.10.2025

Казанда Бөтенроссия гимнастика көне фестивален ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры - идарә рәисе, Россия гимнастика федерациясе президенты Олег Белозеров катнашты.

Битләр: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>