Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районындагы 123 нче физика-математика лицеенда булды.
Искәртәбез, 123 нче физика-математика лицее Казанның «Лето» торак комплексында урнашкан (Әнәс Таҗетдинов ур., 8б йорт). Уку йорты 1224 урынга исәпләнгән. Объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
Бүген Казанда Футболны үстерү үзәгенең икенче этабын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Рубин» ФК президенты Марат Сафиуллин катнашты. Видеоэлемтә буенча спорт объектын ачуда Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Дәүләт башлыгы Самарада, анда бу көннәрдә «Россия - спорт державасы» халыкара форумы уза.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате.
Быел Татарстан халкына гомуми суммасы 11,5 млрд сум булган 2,1 миллионнан артык салым хәбәрнамәсе юлланган, бу үткән ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе РөстәмМиңнеханов мөрәҗәгате.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт консерваториясе коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Бүләкләү Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 80 еллыгына багышланган тантана кысаларында узды. Чара Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узды (Казан).
Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимованың Казан консерваториясенең 80 еллыгы белән котлавы укылды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премияләрен тапшырдылар.
Тантаналы чарада ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов, лауреатларны сәламләп, бу гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен республика премиясе лауреатларын бүләкләүнең 10 нчы тантанасы булуын искәртте.
Көзге-кышкы чор башлану белән көнкүрештә гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча кичектергесез бурычлар комплексы торачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләп үтте.
Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм чараларын барлык шәһәрләрдә һәм районнарда югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.