Яңалыклар

18.09.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Туризм корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов Идел буенда ел әйләнәсе уникаль «Казан марина» курортын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе Мәскәүдә эш сәфәрендә.

17.09.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында регби буенча Россия Кубогы финалында булды.

16.09.2023

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләренә урман әзерләү техникасын тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

16.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне кертү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

16.09.2023

Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру тулы көченә бара, әзер объектларны подрядчылар атна саен тапшыра. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

16.09.2023

Көз башлангач, урамнарны яктырту мәсьәләсе актуальләшә. Эштәге өзеклекләр караңгыда уңайлы һәм куркынычсыз йөрергә мөмкинлек бирми. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Минниханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

16.09.2023

Шәһәр һәм район җитәкчеләре авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә моңа игътибар итте.

15.09.2023

Бүген "Корстон" кинотеатрында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кинорежиссер Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмын карады.

Аның белән бергә фильмны күрсәтүдә режиссер Байбулат Батулла, төп рольләрнең берсен башкаручы язучы Рабит Батулла, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин катнашты.

15.09.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясен киләчктә үстерү буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

15.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы спортчылары һәм тренерлары белән очрашты.Очрашу «Ак Барс Арена» стадионында узды.

Битләр: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>