Яңалыклар

19.09.2023

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылылык бирү чорына әзерләү ахырына якынлаша. Хәзерге вакытта эшләр объектларның 99,9%ында тәмамланган, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.

19.09.2023

«Иннополис» инновацион үзәге 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» ХКҮдә узачак Kazan Digital Week 2023 Халыкара форумында актив катнашачак.

18.09.2023

Казанга эш сәфәре азагында Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстанның сәнәгать потенциалы күргәзмәсе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

18.09.2023

Бүген Согуд Гарәбстанында узган Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче киңәйтелгән сессиясендә Казан университетының Астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.

Казан федераль университеты обсерваторияләрен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш 2019 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» республика фонды ярдәмендә алып барылды.

18.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

18.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Казанда Мәктәп 21дә булдылар.

18.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар. 

 

18.09.2023

Татарстан Республикасына Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов эш сәфәренә килде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә алар «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булдылар, анда Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгына махсус территориянең өстенлекләрен тәкъдим иттеләр.

18.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының оештыру комитеты утырышында катнашты. Чараны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Эштә Россия Президенты киңәшчесе Антон Кобяков, Россия Президентының Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча вәкиле, Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов һәм оештыру комитетының башка әгъзалары катнашты.

18.09.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов академик Борис Арбузовның тууына 120 ел тулуга багышланган «Биологик актив матдәләрнең молекуляр дизайны» дисциплинаара бөтенроссия яшьләр фәнни мәктәбе-конференциясен ачуда, шулай ук Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Габибовка фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Чара Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә узды.

Битләр: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>