Яңалыклар

22.09.2023

Kazan Digital Week форумының йомгаклау көнендә «Яңа шартларда дәүләтнең технологик суверенитеты» түгәрәк өстәле узды, аның модераторы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов булды.

22.09.2023

Бүген төштән соң  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаос халык-революцион партиясе Үзәк Комитетының халыкара бүлеге мөдире Тхонгсаван Фомвихан әфәнде белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Хезмәттәшлекне үстерү һәм элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.

22.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов FAW Jiefang Automobile (Кытай) компаниясе делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

22.09.2023

Чарада РФ Цифрлы үсеш министры Мәкъсүт Шадаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

22.09.2023

Татарстанның Саба районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко агач эшкәртү комбинатының түбән сортлы агач эшкәртү эше белән таныштылар. Шулай ук бу чарада Рослесхоз башлыгы Иван Советников катнашты.

22.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Саба районына эш сәфәре кысаларында Татарстан урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар.

 

22.09.2023

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченконың эшлекле очрашуы узды.

21.09.2023

Kazan Digital Week халыкара форумының икенче көне кысаларында Иннополис инновацион үзәкнең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк берничә мөһим килешүгә кул куйды. Килешүләр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов барында имзаланды.

21.09.2023

РФ Оборона министрлыгының Россия Оборона министрының беренче урынбасары Руслан Цаликов җитәкчелегендәге эшче төркеме Үзәк хәрби округ гаскәрләренә сәфәр кысаларында контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу чараларын оештыруны тикшерде.

21.09.2023

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казанда Кабан күленең төзекләндерелгән яр буенда йөрде. Исегезгә төшерәбез, Россия вице-премьеры Казанга эш сәфәренә килде.

Россия Вице-премьерын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, «ТР шәһәрләрне үстерү институты» фонды вәкилләре озата йөрде.

Битләр: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>