Яңалыклар

29.09.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган Казан халыкара юридик форумында катнашты. Модератор һәм «Челтәрдә көч куллану: яңа чакырулар һәм квалификация проблемалары» сессиясендә катнашучылар белән бергә ул цифрлы агрессияне кисәтү, яклау һәм аңа каршы тору чаралары турында фикер алышты. Дискуссия КФУның юридик факультеты мәйданчыгында узды һәм студентларны – булачак юристларны җыйды.

28.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы Советының яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча утырышында катнашты.

28.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермьгә эш сәфәре кысаларында Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашты. Яшьләр сәясәте мәсьәләләренә багышланган чара РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узды.

28.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь шәһәренә эш сәфәренә дип килде.

28.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

27.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның Бәйсезлек көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Ашхабадка тантаналарга  гадәттәгечә Татарстан Рәисе һәм Төркмәнстанда зур проектларны гамәлгә ашыручы компанияләр җитәкчеләре килде. Алар белән Төркмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов һәм Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов очрашты.

27.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаша.

Иртән Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Болгар ислам академиясендә булдылар.

26.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан җитәкчелеге чакыруы буенча Аркадаг шәһәренә эш сәфәренә килде. 

26.09.2023

Татарстанда 34 эре кошчылык предприятиесенең өчесе генә биологик яклауга ия. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

25.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты. Очрашу Казахстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Астанада "ИННОПРОМ.Казахстан" халыкара күргәзмәсе эшендә катнашу өчен эш сәфәрендә.

 

Битләр: << 291 292 293 294 295 296 297 298 ( 299 ) 300 >>