Яңалыклар

07.10.2023

Авыл хуҗалыгы - республика икътисадының төп тармакларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Киңәшмә барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

07.10.2023

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча ел башыннан гражданнардан 6984 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән соңгы ике атнада – 224 мөрәҗәгать. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова шундый мәгълүмат китерде.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

07.10.2023

Татарстан Республикасында, агымдагы җылы һава торышына карамастан, барлык 45 муниципаль берәмлектә җылы бирү башлану турында карар кабул иткәннәр һәм социаль объектларга һәм торак йортларга җылылык җибәрә башлаганнар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында  үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

07.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары турында хәбәр итте.

Татарстан рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

06.10.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МегаФон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды.

06.10.2023

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Халыкара укытучы көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

06.10.2023

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Триатлон федерациясе президенты Ксения Шойгу белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

05.10.2023

Бүген Казанда, А. Бичурин урамындагы ике телле корпусның актлар залында, «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексында Укытучылар көненә багышланган традицион тантана узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

05.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Шәүкәт Мирзиёевның Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында узды.

05.10.2023

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче объектны югары технологияләр өлкәсендәге Россия технопарклары реестрына кертте, алар дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана ала - ул «Иннополис» махсус икътисадый зонасының «ИнноПаркы» һәм аның идарәче компаниясе булды. Реестр РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 25 августындагы 1381 номерлы карары нигезендә «Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» Федераль законның яңа нормаларын гамәлгә ашыру өчен төзелгән.

Битләр: << 291 292 293 294 ( 295 ) 296 297 298 299 300 >>