Татарстан тарихи яктан күп халыклар вәкилләре өчен уртак йорт булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек Советы һәм Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Рәисе премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларга дипломнар һәм мактау тамгалары тапшырды. Традицион рәвештә иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан хөрмәтләделәр.
Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы дәвам итте. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының яңа фәнни-белем бирү киңлекләрендә булды.
«Аммоний-2» ҖЧҖ («Аммоний» АҖнеке) «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ белән Татарстан Республикасында аммиак һәм карбамид җитештерү комплексы өчен табигый газ китерү турында килешү төзеде. Тантана Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды.
Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов барында «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров һәм «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры («Газпром межрегионгаз» төркеменә керә) Айдар Таһиров кул куйдылар.
XII Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары – Департаменты башлыгы Виталий Маркелов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов белән эшлекле очрашуы узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумының пленар утырышында катнашты. Утырышның темасы дөньякүләм табигый газ базарын үзгәртүгә багышланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумы кысаларында «Раритэк Холдинг» АҖнең газ-мотор техникасын тәкъдир итүдә катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара газ форумы кырларында узды.