Яңалыклар

11.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең йомгаклау этабы, сөт базарындагы вәзгыять һәм авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү турында сөйләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

11.11.2023

Бүгенге көндә республикада файдалануга торак тапшыру планы 96%ка үтәлгән. Төзүчеләр 2 млн 989 мең кв. метр торак файдалануга тапшырган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

11.11.2023

«Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне кысаларында чаралар югары оештыру дәрәҗәсендә узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендәТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

11.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында 14 җиңүчене бүләкләде. Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

10.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты ректоры Андрей Рудскийга А.Н. Туполев исемендәге халыкара премия тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

10.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольский белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

10.11.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Чара Казанның «Идея» технопаркында узды.

10.11.2023

Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәрвакыт югары профессионализм, фидакарьлек һәм эшкә тугрылык аерып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

10.11.2023

Бүген Казанда Татарстан участок полициясе хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

10.11.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Битләр: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>