Яңалыклар

25.11.2023

Республикада торакны файдалануга тапшыру планы 97,5%ка үтәлгән. Төзүчеләр 3 млн 23 мең квадрат метр файдалануга тапшырган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

24.11.2023

Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы ректор вазыйфасына физика-математика фәннәре докторы, математика һәм ясалма интеллект өлкәләрендә танылган галим, Югары икътисад мәктәбе, Сколтех, Мәгълүмат тапшыру проблемалары институты профессоры һәм МФТИны тәмамлаган Александр Гасниковны раслады.

21.11.2023

Быел Татарстанда юл эшләренә 210 млрд сумнан артык акчага эшләр башкарылган. Моңа федераль һәм төбәк автомобиль юлларын ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

21.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

21.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V форумында катнашты. Чара Казанда «Корстон» комплексы мәйданчыгында узды.

21.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә Ozon күпләп сату-бүлү үзәгенең икенче чиратын ачу тантанасында катнашты.

 

21.11.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

20.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган XI «Наше время –  Безнең заман» республика ачык иҗат фестиваленең гала-концертында булды.

20.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Shanghai Launch Automotive Technology Кытай компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

20.11.2023

Аддитив технологияләр тормышыбызның күп аспектларын яхшырта һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүгә зур өлеш кертә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Аддитив технологияләр - яңа чынбарлык» V лидер - форумында белдерде. Чара Казан Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза. 

Битләр: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>