Яңалыклар

24.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Роскосмосның вәкаләтле вәкиле – “РЕКОД” фәнни-җитештерү корпорациясе” ААҖ нең генераль директоры Вячеслав Безбородов космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасын социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Фәрит Шаһидуллин, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров катнашты.
24.12.2008
Материаль-техник базаны ныгыту, кадрлар составы белән эшләү һәм мәгълүмати технологияләрне кертү – бу факторларның барысы да Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәтенә нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге бирде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсенең коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
23.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” IV республика конкурсының 2007-2008 ел лауреатларын һәм дипломантларын рәсми котлау тантанасы булды.
23.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин журналистларга республикадагы кризиска каршы чаралар программасын тәкъдим итте.
Ул Россия Федерациясе һәм Татарстанда икътисади һәм финанс кризисы белән бәйле ситуацияне стабильләштерү буенча бик күп инициативалар кабул ителүен хәбәр итте. Шул исәптән – банк системасына ярдәм итү, икътисадка финанс ярдәме күрсәтү, гражданнарга ярдәм итү, эшсезлек буенча пособиеләрне һәм торак сатып алуга салым тотып калуларны арттыру. Кайбер инициативалар икътисади үсешне стимуллаштыру һәм аңа ярдәм итүгә юнәлгән. Шул исәптән – система барлыкка китерә торган предприятиеләрне аерып чыгару һәм аларга ярдәм итү чараларын эшләү, салым түләү мәшәкатьләрен киметү, табышка салымны киметү буенча тәкъдимнәр һәм башкалар. Моннан тыш, дәүләт заказын камилләштерү һәм кече бизнеска ярдәм итү буенча кайбер инициативалар да бар.
22.12.2008
“Татнефтехиминвестхолдинг” ААҖ нең Директорлар советы Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың нефть-газ-химия тармагындагы кайбер проектларны карап чыкты. Утырышта аларның иң мөһиме итеп “Нижнекамскнефтехим” (НКНХ) ААҖ ндә 1 млн. тоннага кадәр егәрлеге булган этилен производствосын төзү проекты билгеләнде.
20.12.2008
Татарстан Республикасында аммиак, метанол, гранулалы карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерү заводын төзү проекты (“Аммоний” ААҖ, Менделеевск) элек ирешелгән килешүләр нигезендә тормышка ашырылачак. Бу турыда бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
20.12.2008
2009 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы инвестицион проектларга акча тотмаячак. Бюджетка керәчәк салым түләүләренең барысын да социаль, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендәге дәүләти һәм муниципаль йөкләмәләрне үтәүгә җибәрү күздә тотыла. Бу турыда бүген республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Яңа ел алдыннан үткәрелә торган традицион очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
19.12.2008
2009 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасында айлык бердәм социаль юл билеты һәм айлык бердәм балалар социаль юл билетының бәясе артачак. 18 нче декабрьдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына кул куйды.
19.12.2008
Бүген тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрне законлаштыру буенча республика ведомствоара комиссиясе әгъзалары Татарстан предприятиеләре тарафыннан хезмәт хакы буенча бурычларны түләп бетерүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендәге видеоконференция режимындагы утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
19.12.2008
Бүген, 19 нчы декабрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов – Яр Чаллыдагы “КАМАЗ” ААҖ ндә.
Шуны да искәртик: иртән “Бигеш” халыкара аэропортына Россия Федерациясенең Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин килеп җитте. Владимир Путинның Татарстанга эшлекле сәфәренең төп максаты – “КАМАЗ” ААҖ ндә булу һәм Россия автосәнәгатен үстерү буенча киңәшмә үткәрү.

Битләр: << 2161 2162 2163 2164 ( 2165 ) 2166 2167 2168 2169 2170 >>