Яңалыклар

13.01.2009
Узган ел Татарстанның хөкем приставлары хезмәте өчен бер үк вакытта авыр да, уңышлы да булды. Федераль закон нигезендә хөкем приставларының вәкаләтләре киңәйтелде. Шул ук вакытта Идарә хезмәткәрләренә план буенча күздә тотылган бөтен күрсәткечләргә ирешү насыйп булды.
Татарстан Республикасы буенча Хөкем приставлары федераль хезмәте Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы бүген Казанда узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
13.01.2009
2009 ел ахырына Татарстан Республикасында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны, фаразлаулар буенча, якынча 61 мең кеше булырга мөмкин. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.  2009 елның 1 нче гыйнварына республика буенча рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 25,5 меңгә җиткән.
13.01.2009
Федераль Хөкүмәт икътисадның реаль секторына, шул исәптән төзелеш өлкәсенә дә акча керүне тәэмин итү өчен, кирәкле чаралар күрергә тиеш. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы республикада кайбер зур объектлар – “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы, “Аммоний” ААҖ проекты (Менделеевск) төзелешен, шулай ук күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыруны дәвам итү нияте барлыгын раслады.
13.01.2009
2009 елда Татарстан Республикасында якынча 2 млн. кв. метр торак төзү күздә тотыла. Шуларның якынча 800 мең кв. метрын (ягъни 40 % ын) социаль ипотека республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелә торган торак тәшкил итәчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының узган елга нәтиҗә ясау буенча үткәрелгән коллегиясендә ведомство башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Йомгаклау коллегиясе республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
06.01.2009
2008 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында теркәлгән гражданлык хәле актларының гомуми саны 148734 кә җиткән, бу 2007 ел күрсәткеченнән 0,9 процентка югары. Бүген Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу турыда ведомство җитәкчесе Эльмира Маврина әйтте.
06.01.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында 2008 елда аерылышулар статистикасына җентеклерәк анализ ясарга тәкъдим итте.
06.01.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин 2008 елда Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең якынча нәтиҗәләрен әйтте.
“2004-2007 елларда Татарстанда күзәтелгән югары икътисади үсеш темпы 2008 елның тенденцияләрен билгеләде. Ел ахырында дөньякүләм финанс кризисының тәэсире сизелә башласа да, без 2008 елны шактый яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый алдык”, - диде Марат Сафиуллин.
06.01.2009
2009 елда гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләрендә эш узган елдагыга караганда күбрәк булачак, шуңа күрә анда югары квалификацияле белгечләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
30.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов “АЛНАС” ААҖ нең үсеш программасын карап тикшерү буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә “Римера” ЯАҖ генераль директоры Владимир Христенко, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәнәгать бүлеге башлыгы Александр Володкевич һәм башкалар катнашты.
30.12.2008
Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнеска ярдәм йөзеннән беренчеләрдән булып федераль акча алган Россия төбәкләренең берсе. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, декабрь ахырында кече һәм урта бизнеска кредит бирү өчен 100 млн. сум күләмендәге максатчан федераль акча “Ак Барс” банкына кергән инде.

Битләр: << 2161 2162 ( 2163 ) 2164 2165 2166 2167 2168 2169 2170 >>