19.01.2009
Бүген ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшендә урман ресурсларын карауның яңа технологияләрен кулланырга чакырды.
Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшендә “инновацияләргә дә урын бирелергә тиеш”.
19.01.2009
Бүген республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов “Өй эчендәге газ җиһазларын эшләтү куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм магистраль газүткәргечләр күчәре белән ике арадагы рөхсәт ителгән ара калдыру тәртибен бозу турында” дигән темага Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде. Утырышта газ приборларын куллану вакытында барлыкка килә торган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү алымнары турында фикер алыштылар.
19.01.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә республика һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен Татарстан Республикасында җитештерелә торган автомобиль техникасын сатып алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә республиканың бөтен министрлыклары җитәкчеләре, Sollers (“Соллерс” ААҖ) компаниясенең генераль директоры Вадим Швецов, “Sollers-Алабуга” ҖЧҖ генераль директоры Әдил Ширинов һәм башкалар катнашты.
17.01.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы "Актаныш агрегат заводы" ЯАҖ базасында "КамАЗ" автомобиле кронштейннарын һәм арткы подвескасы тарттыргычларын җитештерү буенча тантаналы рәвештә яңа цех ачуда катнашты.
17.01.2009
Бүген, 17 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Актаныш муниципаль районына китте.
16.01.2009
Кичә, 15 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхның үз вазыйфаларын үтәүгә керешү тантанасында катнашты. Инаугурациядә Россия Хөкүмәте әгъзалары, Идел буе федераль округы төбәкләренең җитәкчеләре, депутатлар һәм сенаторлар катнашты.
15.01.2009
Татарстан Республикасында халык өчен электр белән тәэмин итү хезмәтләреннән файдалану нормативларына үзгәрешләр кертелде. 2009 елның 14 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үзгәрешләр кертү турындагы тиешле карарга кул куелды.
Әйтик, күпфатирлы йортларда торак йорт эчендә электр энергиясен куллану нормативына электр энергиясеннән гомумән йорт ихтыяҗларында (подъездлар, подваллар, домофоннар һ.б.) файдалану нормативы да кергән.
15.01.2009
Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе (Иран Ислам Республикасы) Татарстан Республикасы территориясендә авыр һәм җиңел тракторлар җитештерүгә инвестицияләр кертү, нефть химиясе өлкәсендә уртак проектлар булдыру, Татарстан һәм Иран университетлары арасындагы хезмәттәшлекне җайга салу, шулай ук Казан һәм Тәбриз шәһәрләре арасында туры һава юлларын ачу мөмкинлекләрен карый.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашуда Көнчыгыш Азәрбайҗан (Иран) губернаторы Әхмәт Әлириза Биги хәбәр итте.
15.01.2009
Атна дәвамында Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты, “Мастер” Кама индустриаль паркының идарә компаниясе, Яр Чаллы администрациясе “Мастер” КИПы мәйданында икътисади хәлне тотрыклыландыру өчен, алдан кайбер чаралар күрергә тиеш.
Бу турыда кичә, 14 нче гыйнварда, “Мастер” КИПының җитештерү мәйданнарын карап чыгуга ук, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов әйтте.
15.01.2009
Кичә, 14 нче гыйнварда, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мәскәүдә булды.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россиянең элемтә һәм массакүләм багланышлар министры Игорь Щеголев белән очрашты. Анда Татарстанда югары технологияләр өлкәсендәге парк (ИТ-парк һәм “Химград” технополисы) төзү проектларын тормышка ашыру, “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” комплекслы проекты кысаларында дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүгә күчү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.