Яңалыклар

12.08.2010
Беларусь Татарстан белән тауар әйләнешенең артуына исәп тота. Бүген Беларусь Премьер-министры Сергей Сидорскийның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында сүз әнә шул хакта барды.
12.08.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Беларусь Республикасына килде. ТР делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар бар.
12.08.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә Хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

“Татарстан 2015 елга кадәр наноиндустрияне үстерүдә комплекслы программа эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла торган Россия Федерациясенең беренче төбәге булды”, - дип ассызыклады киңәшмәдә Илдар Халиков.
11.08.2010
Башкаланың Стадион урамында социаль ипотека программасы нигезендә сафка баскан 6 нчы санлы йортта бу көннәрдә өй туйлары. Чын мәгънәсендә “бәхет” ачкычларын кулларына алган гаиләләр яңа торакка күчү белән мәшгуль. Бүген бу гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.
10.08.2010
Бу көннәрдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге илнең авиация сәнәгатен үстерү перспективалары турында сөйләшү мәйданына әйләнде. Бүген биредә бишенче тапкыр “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән халыкара күргәзмә эшли башлады. 13 августка кадәр дәвам итәчәк бу масштаблы чараны ТР Министрлар Кабинеты РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә оештырган.
10.08.2010
Бүген “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиковка “Ан-158” пассажир самолеты презентацияләнде. Яңа очкычның үзенчәлекләре хакында Антонов исемендәге авиация фәнни-техник комплексы генераль конструкторы Дмитрий Кива сөйләде.

Әлеге очкычның Россиядә тәүге тапкыр тәкъдим ителүе. “Антонов-158” самолеты төбәк пассажир очкычлары төркеменә керә. Ул бортына 99 га кадәр пассажир сыйдыра һәм 1500-4500 км ераклыкка кадәр оча ала. Бу очкычлар төрле вариантта төзелергә мөмкин.
09.08.2010
Бүген Менделеевск муниципаль районы Советы утырышында Таһир Хөрмәтуллин районның башкарма комитет рәисе итеп билгеләнде.

Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
06.08.2010
Бүген ТР Хөкүмәте йортында барган Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышына түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: республика территориясендәге урманнарда һәм Татарстан чиге буйларындагы РФ субъектларында янгынга бәйле вазгыять, предприятиеләрдән атмосферага зарарлы матдәләр таралышын киметү буенча күрелә торган чаралар, Әлки районында янгын куркынычсызлыгы буенча күрелгән чараларны тикшерү нәтиҗәләре, ТР мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча яңа уку елына әзерлек.
05.08.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветараннарына фатир ачкычлары тапшырды.

Искәртеп узабыз, фатирлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы кысаларында бирелә.
05.08.2010
Хәзерге вакытта “ТАНЕКО” җитәкчелеге алдында торган төп бурыч – билгеләнгән вакытта “гасыр төзелешенең” тәүге җитештерү куәтләрен сафка бастыруны төгәлләргә тиешле эшчеләрнең санын арттыру. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларын файдалануга тапшырырга нибары 66 көн вакыт калды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика төзелеш штабында сүз әнә шул хакта барды.

Битләр: << 2081 2082 ( 2083 ) 2084 2085 2086 2087 2088 2089 2090 >>