Яңалыклар

20.08.2010
Бу минутларда Түбән Камада республика фән һәм мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар утырышы уза. Быел мәгариф форумының темасы –“Төбәкнең социаль-икътисади үсеше нигезе буларак мәгариф системасы: Татарстан Республикасының яңа моделе”. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, федераль министрлык вәкилләре, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Сингапур Республикасы делегациясе, эре предприятиеләр җитәкчеләре һ.б. катнаша.
19.08.2010
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Лениногорски районына сәфәр кыла. ТР Премьер-министрын эш сәфәрендә Лениногорски муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм башка рәсми затлар озатып йөри.

Лениногорскига килү белән Татарстан Хөкүмәте башлыгы һәм аны озатып йөрүче затлар Мәңгелек утка чәчәкләр салды һәм Геройлар аллеясында Дан орденының тулы кавалерлары Михаил Алаев, Габдулла Мотыйгуллин һәм Яков Николаевка барельефлар ачу тантанасында катнашты. Ачылыш тантанасында Россия геройларының туганнары да бар иде. Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булучылар истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.
18.08.2010

Әгәр Россия турнир үткәрү урыны итеп сайланса, 2018 елда Казан футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласына Халыкара футбол ассоциациясе федерациясе – ФИФА комиссиясе визиты вакытында белдерде.

18.08.2010

Бүген кояшлы август көнендә Казанда тагын бер “кояш” кабынды. Идел буе районының Имәнлек урамында мәйданы һәм җиһазланышы буенча тиңе булмаган яңа буын “Кояшкай” балалар бакчасы ачылды. Бу Имәнлек-Р.Зорге урамнарын эченә алган микрорайон халкы өчен күптән көтелгән зур вакыйга. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балаларның шатлыкларын бүлешергә бүген бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Ачылыш тантанасында шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һ.б. кунаклар катнашты.

18.08.2010

Бүген Казанга ФИФА ның инспекция комиссиясе килде. “Казан” Халыкара аэропортында комиссия әгъзаларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов каршы алды.

17.08.2010
Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда сальмонеллез йоктыруның 595 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны 100 меңгә 15,5не тәшкил иткән. Республикада чирләү очраклары киң таралган территорияләр булып Түбән Кама, Азнакай, Чистай районнары һәм Казан шәһәре санала. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Трифонов катнашында үткән брифингта билгеле булган.
17.08.2010
16 августтан 12 сентябргә кадәр, балигъ булмаганнар арасында юл һәлакәтләре санын киметү, димәк, балаларны транспорт астында һәлак булудан, имгәнүдән саклау максатында, “Игътибар – балалар!” дигән Бөтенроссия комплекслы профилактикалау чаралары уздырыла, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашу барышында республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.
16.08.2010
Татарстанга 3 көнлек визит белән Төркмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Назаргулы Шагулыев җитәкчелегендәге делегация килде. Делегация составында Төркмәнстан автомобиль транспорты министры Гурбан Хангулыев, элемтә министры Овлягулы Җомагулыев, “Төркмән һава юллары” җитәкчесе Батыр Какалыев, диңгез һәм елга транспорты буенча дәүләт хезмәте җитәкчесе Мейлис Мутдиков бар. Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан делегациясе вәкилләрен кабул итте.
13.08.2010
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты. Очрашуда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларны уздыруга әзерлекнең барышы хакында сүз барды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Билгеле булганча, муниципаль сайлаулар 2010 елның 10 октябренә билгеләнгән.
13.08.2010
Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков РФ субъектлары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән “2010 елгы корылык китергән нәтиҗәләрне киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында” дигән мәсьәлә буенча селектор киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 2081 ( 2082 ) 2083 2084 2085 2086 2087 2088 2089 2090 >>