Яңалыклар

06.08.2024

Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясендә булды. Бу мәйданчык махсус сакланылучы табигать территориясе һәм шәһәр халкы һәм Казан кунаклары арасында популяр ял итү урыны булып тора.

Искәртәбез, моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләрдә булган һәм аларны төзекләндерү буенча йөкләмәләр биргән иде.

06.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районына эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында ул Татар Томбарлы авылындагы «Берлек» терлекчелек комплексын карап чыкты. Комплекс төзелеше 2 этапта алып барыла.

06.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Искәртәбез, Ютазы районына кадәр Татарстан Рәисе Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында булды.

Ютазыда Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, кырларда бөртеклеләрне җыеп алу темпларын бәяләде, шулай ук механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Ютазы районы җирлекләре башлыклары белән аралашты.

06.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районының «Наратлы» терлекчелек комплексында булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов республиканың өч муниципаль районында – Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы районнарында эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Наратлы» терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән таныштылар. Аңа дүрт сыер абзарын, бозаулар абзары, яшь терлекләр тоту мәйданчыклары, саву залы һәм азык склады керә. Комплекста хәзер 8 374 эре мөгезле эре терлек бар. Тәүлеклек сөт җитештерү – 120 тонна. Аннары механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Бөгелмә муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.

06.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә шәһәрендә эш сәфәрендә. Визиты барышында ул яңа «Гәүһәр" мәчетендә булды.

05.08.2024

ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифлар үзгәрүгә багышланган брифинг узды.

03.08.2024

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасының тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

03.08.2024

Татарстанда ел башыннан бирле төзелеш мәйданчыкларында җитештерүдә имгәнүләрнең 10 очрагы теркәлгән. Һәм хезмәтне саклау чаралары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

01.08.2024

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Татарстанда гамәлгә ашырылган ИТ һәм кибериминлек өлкәсендәге проектлар белән танышты. Депутат Иннополис Университетында, Innostage SOC CyberART кибер куркынычларга каршы тору үзәгендә булды һәм «Иннополис» МИЗда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов белән очрашты.

01.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Севастополь шәһәрендә Яңа Херсонеста булды.  

Битләр: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>