Татарстан Дәүләт Советының яңа составына берничә мөһим бурычны хәл итәргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләп үтте.
Төзелеш өлкәсе икътисад һәм социаль өлкә үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Millenium clinic күп юнәлешле медицина комплексында булды.
Рөстәм Миңнеханов медицина комплексының мөмкинлекләре белән танышты. Аңа шулай ук комплексны киләчәктә үстерү турында сөйләделәр. Комплекс күп юнәлешле клиника гына түгел, ә төрле категорияләрдәге номер фонды булган үз кунакханә комплексы булуы белән дә кызыклы.
Бүген Биектау муниципаль районында "Ике буын сугышчыларына" һәйкәл ачу тантанасы булды.
ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, чарада чыгыш ясап, һәйкәл ачылуны Биектау районы тормышында мөһим вакыйга дип атады, ул беркемне дә битараф калдыра алмый.
Татарстанда Кама аша күпердә кичү корылмасын төзү төгәлләнде. 1,3 км озынлыктагы күпер «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама һәм Чаллыны урап уза. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр авылы янындагы «Сәләт» форумы мәйданчыгында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында Биләр авылындагы «Юнармеец» яшүсмерләр клубында булды. Клуб Дан орденының тулы кавалеры Михаил Сергеевич Шляпников исемен йөртә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты, анда фәнни-технологик үсешнең яңа этабында РФ субъектларының роле турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.