Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советының быелгы икенче утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда инвестицияләрнең гомуми күләме 7,6 млрд сум булган һәм 400дән артык эш урыны булдыруны күздә тоткан 9 югары технологияле проект каралды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәренең тарихи үзәгендәге берничә объектта булды. Аны Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов озата йөрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис Университетын тәмамлаучыларны югары уку йортында укуларын тәмамлаулары белән котлады. Дипломнар тапшыру тантанасында шулай ук Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников, «Дигинавис» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хәсьянов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров һәм Иннополис мэры Дмитрий Вандюков катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «ТЭМПО» ДК җитештерүендә булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла.
ТР Рәисе белән бергә сәнәгать мәйданчыкларын Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов карады.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәренә килде.
Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать мәйданчыгында булачак, шулай ук «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбендә башкарылган капиталь ремонтның сыйфатын бәяләячәк.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында чараларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Киңәшмәне төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 17 августка файдалануга торак тапшыру планы 82%ка үтәлгән, 2 млн 587 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә яңгырады.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында бер атна эчендә Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен 80 тоннага якын гуманитар ярдәм җыелган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген кич Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестиваленең икенче өлешен ачты.
Исегезгә төшерәбез, республика Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Яңарыш» республика фонды оештырган фестивальнең беренче өлеше быел 26-28 июльдә Свияжск утрау-шәһәрчегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев "Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама" фестивале кысаларында Болгар тарих – археология комплексында булды.