Яңалыклар

13.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәннең эчәргә яраклы суны чистартуның заманча алымнары кертелгән, реконструкция эшләре башкарылган Көнчыгыш су алу җайланмасы станциясендә булды.
11.02.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында ТР Кайбыч муниципаль районы Советы утырышы узды. Парламент спикеры эш сәфәрен “Миләшкәй” балалар бакчасыннан башлады. Биредә ул тәрбиячеләр белән очрашты, эш шартлары белән танышты. Кайбычта балалар мәктәпкәчә учреждениеләренә чират юк, шуңа күрә Фәрит Мөхәммәтшин район депутатлары һәм активлары алдында ясаган чыгышында районда демографик вәзгыятьне яхшырту мәсьәләсен кузгатты.
11.02.2012
Транспорт комплексы республиканың үсешен билгели. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
11.02.2012
011 елда Татарстан Республикасында 1823 алданган өлешләп түләүчеләр өчен гомуми мәйданы 160 мең кв. метр булган 19 торак йорт файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
11.02.2012
Гыйнвар аенда Татарстанда 243 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык бурычның 10 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыруга, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча адреслы программаны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
10.02.2012
Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ транспорт министры Игорь Левитин узган елның 10 июлендә Куйбышев су саклагычында һәлакәткә очраган “Булгария” теплоходындагыларга фидакарьләрчә ярдәм күрсәткән, үлемнән коткарган “Арабелла” теплоходы экипажы әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
10.02.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә, Энергетика министрлыкларының 2011 ел йомгакларына багышланган уртак коллегиясе утырышында республика икътисады алдында торган мөһим бурычларга тукталды. Аның ассызыклавынча, нефть, газ, нефть химиясе алга таба да Татарстан икътисадының “локомотив”ы булып калачак. Президент бу өлкәдә “ТАНЕКО” , “Аммоний” комплексларының зур роль уйнаячагын ассызыклап, үзебезнең нефтехимия предприятиеләрендә җитештерелгән полимерларның башка тармакларны үстерү өчен нигез булуын ассызыклады.
10.02.2012
Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин килде. «Казан» халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР траснпорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. каршы алды.
09.02.2012
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Россия җыелма командасы әгъзалары: күп тапкыр Ауропа һәм дөнья чемпионы Евгения Канаева, Ауропа һәм дөнья чемпионы Дарья Кондакова, Ауропа һәм дөнья чемпионы Дарья Дмитриева, I Олимпия яшүсмерләр уеннары чемпионы Александра Меркулова да катнашты.
09.02.2012
Татарстанда авылда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын эзләячәкләр. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Игенчеләр сараенда узган ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының XII съездында әнә шулай дип белдерде.

Битләр: << 1941 1942 1943 1944 ( 1945 ) 1946 1947 1948 1949 1950 >>