Яңалыклар

23.01.2026

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Зеленодольскка эш сәфәре кысаларында берничә җитештерү объектында булдылар.

23.01.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитеты оешуга 15 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана Казан Ратушасында узды.

23.01.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев» АҖ филиалында (Ростех дәүләт корпорациясенең Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенә керә) булдылар. 

22.01.2026

Бүген А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КНИТУ-КАИның Попечительләр советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырыш башланганчы Алексей Песошин югары уку йорты җитәкчелеге вәкилләре белән аның киләчәк үсеше планнары белән танышты, КНИТУ-КАИ лабораторияләрендә һәм уку сыйныфларында булды.

22.01.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туризм.РФ корпорациясе генераль директоры Сергей Красноперов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

22.01.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иҗтимагый палатасының яңа VIII составының беренче утырышында катнашты. Чара ТР Милли китапханәсендә узды.  

22.01.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Роман Курынин һәм РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры киңәшчесе Даниил Мартынов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

22.01.2026

Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Эчке эшләр органнарының һәм бүлекчәләренең 2025 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды, алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, дәүләт структуралары, күзәтчелек органнары җитәкчеләре, ТР буенча ЭЭМ коллегиясе әгъзалары, ТР буенча ЭЭМның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, территориаль эчке эшләр бүлеге башлыклары, ведомствоның Иҗтимагый советы рәисе катнашты.

21.01.2026

Бүген Казанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Ведомство белгечләре 2025 елда Татарстан Республикасы җинаять-үтәтү системасының оператив-хезмәт, җитештерү-хуҗалык һәм финанс-икътисадый эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.

Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия ФСИН сак һәм конвойлау идарәсе башлыгы Сергей Елисеев һәм башкалар катнашты.

20.01.2026

Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының көр тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте, аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.

Битләр: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>