Яңалыклар

04.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Мисыр делегациясе төбәктә икътисад һәм сәнәгать белән танышу өчен килде.

04.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашты.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аңа яңа вазыйфасында уңышлы эшчәнлек теләде.

04.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия биатлончылар берлеге президенты Виктор Майгуров белән очрашты.

Төбәктә биатлонны үстерү перспективалары, гомумән спортка ярдәм итү кебек мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

03.02.2026

Татарстанда фәнни-тикшеренү персоналы саны 1999 елдан бирле максимумга җитте-16,5 мең кеше. Бу хакта Россия фәне көне алдыннан ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

03.02.2026

Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XXI Бөтенроссия ярышлары старт алды. Тантанада республика Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин катнашты.

02.02.2026

Оманга эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры шәех Мөхәммәд бән Сәид Әл Мәмәри белән очрашты.

"Татарстан - мөселман дөньясының иң төньяк өлеше. Россиянең күп милләтле төбәге буларак, исламның толерантлык һәм рухи бердәмлек кыйммәтләрен тирән хөрмәт итә. Бездә гасырлар буе мөселманнар, христианнар һәм башка конфессияләр гармониядә яши», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

02.02.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак белән очрашу уздырды. Төркия быел Оманда уза торган форумның партнер-иле булып тора.

02.02.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Фәйсал Абдулла Әл Рауәс белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов халыкара форумны уздыруның әһәмиятен билгеләп үтте һәм республиканың Россия белән ислам дөньясы арасындагы багланышларда төп роль уйнавын ассызыклады.

02.02.2026

Халыкара форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Икътисадый һәм ирекле зоналар генераль идарәсе башлыгы, Оманның элеккеге Сәүдә, сәнәгать һәм инвестицияләр министры Кайс бән Мөхәммәд Әл Йосыф белән очрашты.

02.02.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Маскатта OMNEX 2026 Оман халыкара сәүдә күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

Форум инновацияләр, заманча технологияләр һәм туризм мәсьәләләренә багышлана. Татарстан күргәзмәдә беренче тапкыр катнаша һәм үз стендын тәкъдим итте.

Битләр: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>