Яңалыклар

12.06.2015
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!
Илебез дәүләтчелегенең меңъеллык тарихы бар, ләкин чирек гасыр элек булган вакыйга анда аеруча урын алып тора. Россия дәүләт хакимиятенең иң югары органы, дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, җәмгыяви үсеш барышын кискен үзгәртте, илебезнең статусын һәм ролен билгеләде.
11.06.2015

Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Кичерелмәгәннәр сугышы”(«Война непрощенных») документаль фильмы презентациясендә булды. Чара Мәскәүдә 2015 елның 11 июнендә үтте. Кинолента Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм эшкуар, хәйрияче Рөстәм Мәһдиев ярдәмендә төшерелгән. 

11.06.2015
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе бүген Казан Кремлендә Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашты.
Абхазия делегациясе Казанга бүген килде.
11.06.2015
Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия бүген Казанга килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Бүген Артур Миквабия ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән киләчәктәге хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен очраша.
11.06.2015

Күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт Россия Федерациясе өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек аның тышкы сәясәтенең өстенлекле векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең I утырышы ачылышында хәбәр итте.

Чара «Президент-отель» кунакханә комплексы конференц-залында узды, анда Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни һәм башкалар катншаты.

11.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Ийяд Мәдәни белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары кысаларында «Президент-отель» кунакханә комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Ийяд Әмин Мәдәни Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында киләчәк багланышлар турында фикер алышты.

11.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнашу.

10.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Кытай белән хәзерге югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрен югары бәяли. Ул ассызыклаганча, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре стратегик партнерлыгы һәм багланышлары белән аерылып тора. 

10.06.2015
ТР Президентын сайлау 2015 елның 13 сентябрендә уздырылачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышында рәсми рәвештә игълан ителде. Шулай ук, бу көнне җирле үзидарәләргә депутатлар сайланачак. Аларның саны 8 меңнән артык.
10.06.2015
15-16 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VII Халыкара икътисади саммиты уздырыла. Чара елдан-ел үсеш ала. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны, узган ел белән чагыштырганда, арткан. Әйтик, былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килгән булса, быелгы чарада 31 илдән 650дән артык вәкил катнашуы көтелә.

Битләр: << 1471 1472 ( 1473 ) 1474 1475 1476 1477 1478 1479 1480 >>