Яңалыклар

16.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Террорчылыкка каршы милли комитет (ТМК) һәм Федераль оператив штаб утырышында катнашты. Утырышны РФ Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников уздырды. Утырышта шулай ук ТМК әгъзалары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, Башкортостан һәм Чувашия башлыклары, федераль башкарма органнары һәм махсус хезмәтләрнең җаваплы вәкилләре катнашты. 

16.06.2015
14-15 август көннәрендә Болгардагы “Бөек Болгар” бөтенроссия тарихи фестиваленә 30 меңләп турист килүе көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
16.06.2015
Бүген ТР Хөкүмәте йортында брифингта Иннополиста узган Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Төп докладны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ясады. Шулай ук ММЧ вәкилләре белән очрашуда Иннополис университетының югары уку йортына кадәрге белем бирү буенча проректоры Сергей Масягин катнашты. Брифинг ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.
15.06.2015

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллинаның Ислам үсеш банкы Төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашуында катнашу. 

15.06.2015

Ислам банкингы һәм финанслар – бу илебез банк өлкәсендә кулланылырга мөмкин булган реаль механизм. Бүген Рөстәм Миңнеханов VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара икътисадый саммиты – Kazansummit кысаларында чит иллләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә шундый фикер әйтте.

Чара «Корстон» КСККда узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының тышкы сәясәт мәсьәләләре департаметы җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.

15.06.2015

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада катнашучылар арасында илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. “KazanSummit-2015” чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар.

15.06.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Эмирали хаҗи Аблаев белән очрашты.
15.06.2015

Kazansummit халыкара икътисадый саммиты – ислам дөньясы илләре белән эшләү өчен Россиянең төп мәйданчыгы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Kazansummit-2015дә катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта хәбәр итте.

Искәртәбез, Россия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit халыкара икътисадый саммиты бүген Татарстан башкаласы Казанда («Корстон» КСКК) ачылды. Беренче чара «Россия һәм ИХО инвестицияләре һәм сәүдәсе» эшлекле иртәнге ашы булды.

15.06.2015

Татарстан һәм Ислам үсеш банкын бик җылы мөнәсәбәтләр бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы Төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашуда белдерде. Очрашу “Корстон” КСККда VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең KazanSummit-2015 халыкара икътисадый саммиты кысаларында үтте. Чарада шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Константин Шувалов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

14.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итүгә 922 елга багышланган "Изге Болгар жыены"н бәйрәм итүдә катнашты. Чара Борынгы Болгар шәһәре территориясендә узды. Быел бәйрәмгә Россияненең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 30 меңнән артык кунак килгән. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Россия Югары мөфтие Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев һәм башкалар катнашты.

Битләр: << ( 1471 ) 1472 1473 1474 1475 1476 1477 1478 1479 1480 >>