Яңалыклар

27.08.2015
Татарстан тарихында беренче Студентлар мәгариф форумында катнашучылар белән бүген Югары Ослан муниципаль районында ТР Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.
27.08.2015

Бүген ТРның Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бүгенге вакыйга белән"Газпром" ААҖ тормышка ашыручы "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестицион проектының беренче этабын тәмамланды. Тантаналы чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллер һәм  "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.

27.08.2015

«Драйлок Технолоджиз» Бельгия компаниясе заводы төзелешен “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә яңадан башлау – Татарстанда проектларын гамәлгә ашыруны вакытлыча туктатып торган инвесторларга уңай сигнал. Бу хакта бүген төзелешне яңадан башлап җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чарада шулай ук Drylock Technologies холдингы президенты Барт Ван Малдерен катнашты.

26.08.2015

Бүген Мәскәүдә 24 августтан алып 26 августка кадәр барган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты белән тәмамланды.

Мәскәү халыкара музыка йортындагы бу бәйрәм кунаклары арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар бар иде.

Музыка йорты холлында Татарстан Республикасы халык кәсепләре күргәзмәсе урнаштырылган иде.

26.08.2015
Бүген Татарстанга “Газпром” ГАҖ (Гаммәви акционерлык җәмгыяте) идарәсе рәисе Алексей Миллер килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков каршы алды.
26.08.2015
Бүген Казанда “Татспиртпром” ААҖнең Директорлар советы утырышы узды, аның барышында 2015 елның беренче ярты елында компания эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды.
26.08.2015
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында катнашты. Искәртик, бу көннәрдә Россия башкаласында гадәттәге Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре тәмамлана.  
26.08.2015
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытай Халык Республикасының Туристлык буенча Дәүләт идарәсе делегациясе белән очрашты. Очрашуда Туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР МК аппаратының Сәламәтлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.
26.08.2015
Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла. Форумда катнашучыларның гомуми саны - 1,6 мең кеше. Бу хакта бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ҖЧҖ директорлар советы утырышында "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте. Утырышны ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 
26.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ел саен уздырыла торган Татарстан гаиләләрен олылау тантанасында белдергәнчә, Татарстанда аерылышу процедурасын катлауландыру чаралары эшләнә. «Бүген аерылышуларга бик җиңел карау очраклары сер түгел. Без бу системаны үзгәртергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Битләр: << 1431 1432 1433 1434 1435 1436 1437 1438 ( 1439 ) 1440 >>