Яңалыклар

05.09.2015

Нефть һәм газ сәнәгате – Татарстан Республикасы һәм гомумән илебез икьтисадының нигезе, ул табыш базасын формалаштыра һәм алга таба үсеш чыганагы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларында белдерде.

05.09.2015

Бүген Әлмәттә «Дружба» микрорайонында 4 нче яңа «Дружба» балалар бакчасы ачылды.

Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар катнашты.

«Дружба» балалар бакчасы 260 урынга исәпләнә, аны ачу Әлмәт районына балалар бакчасына чират проблемасын хәл итәчәк.

05.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа 50 метрлы «Мирас» йөзү бассейны нигезенә капсула салуда катнашты.

Бассейн Шевченко урамында салыначак, бу объект Әлмәткә республиканың көньяк-көнчыгышында су спорт төрләре үсеше үзәге булырга мөмкинлек бирер дип күзаллана.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, «Татнефть» компаниясе Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көненә һәм Шәһәр көненә менә дигән бүләк ясый – яңа бассейн.


05.09.2015
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республикада Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Балык Бистәсе районында булды. Район башлыгы Илһам Вәлиев белән бергә Чулман ярындагы яңа паркта, "Сәламәт бул" клубы әгъзалары, районның үзешчән сәнгать коллективлары, җирле рәссамнар, шагыйрьләр, китап сөючеләр һәм спортчылар катнашында узган чараларда булды.
05.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Шәмсенур» паркын ачу тантанасында катнашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көне кысаларында чаралар уза.

«Шәмсенур» паркында Рөстәм Миңнехановка Әлмәттә Парклар һәм скверлар елында яңа мәйданчыкларны тәкъдир иттеләр – «Яшьлек» паркы, Тукай паркы, Әминов паркы.

«Шәмсенур» паркы – Парклар һәм скверлар елында корылган Әлмәттәге яңа парк зоналарының беренчесе.

05.09.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Алексеевск районында "Березка" балалар бакчасын ачуда катнашты. Аны ТРның Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков озата йөрде.
05.09.2015

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Герман Елянюшкин да катнашты.

05.09.2015

2015 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Хезмәт дәүләт инспекциясе тарафыннан 830 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 17 млн. 305 мең сумлык 497 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Герман Елянюшкин да катнашты.

05.09.2015
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов татарстанлыларны Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итте. 
04.09.2015
Бүген Казан федераль университетының А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтының яңа лаборатория корпусы үз ишекләрен ачып җибәрде. Яңа мәгариф учагын ачу тантанасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, КФУның Попечительлек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, корпус төзелешендә иганәче булган “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

Битләр: << ( 1431 ) 1432 1433 1434 1435 1436 1437 1438 1439 1440 >>