Яңалыклар

01.09.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрендә 225 урынлык беренче балалар бакчасы ачты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм элемтә министры Энгель Фәттахов, Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов, "Иннополис" университеты директоры Дмитрий Кондратьев һәм башкалар озата йөрде. 
01.09.2015
Бүген Түбән Кама шәһәрендә “Сөенеч” исемле 94нче балалар бакчасы ачылды. Бу вакыйга белән яшь түбәнкамалыларны котларга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин килде.
01.09.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусында (Түбән Кама) Белем көнен бәйрәм итүдә катнашты.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТРның Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Белем көненең дәрәҗәле кунаклары булдылар.
01.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының яңа тулай торагында булды. 19 катлы бина төзелеше Казанның Яруллин урамында 2013 елның сентяберендә башланган иде, бүген объект төзелеше тәмамланды. 

01.09.2015

Бүген Казанның Яңа Савиново районында республикадагы иң зур мәктәп ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

01.09.2015
Кадерле дуслар!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, республика мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
31.08.2015

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында «Заман» сәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләре комплексын төзү нигезенә тантаналы рәвештә капсула салынды, анда, төзелешне башлауга багышлап, киләчәк буыннарга аталган хат та бар иде.

31.08.2015
Зәй районы - Татарстан Республикасы икътисады өчен җитди төбәк, ул Кама сәнәгать кластерында урнашкан, һәм бүген без икътисадта яңа алымнар, яңа индустриаль мәйданчыклар һәм яңа предприятииеләр төзү турында сөйлибез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районы активы белән очрашуда белдерде. 
31.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Зәй шикәре» ААҖнең җитештерү цехларында булды.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районына эш сәфәре кыла.

«Зәй шикәре» предприятиесендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Зәй муниципаль районы җитәкчелеге вәкилләре озата йөрде.

31.08.2015
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Зәй политехника көллияте базасында энергетика өлкәсендә ресурс үзәк ачыу тантанасында катнашты. Биредә энергетика өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча белем бирү үзәге булдырылган. Зәй политехника көллияте территориясендә барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән ике уку-тренировка полигоны урнашкан. Әлеге ресурс үзәге - республикада беренче һәм әлегә бердәнбер.

Битләр: << 1431 1432 1433 ( 1434 ) 1435 1436 1437 1438 1439 1440 >>