Яңалыклар

21.06.2016

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте.

«Үткән ел без инвестицияләр буенча позициябезне саклап калдык, димәк, үсеш булачак, дигән идек. Быел ситуация уңай якка үзгәрә, уртача үсеш бара, - дип белдерде Артем Здунов. – Җыелма төбәк продукты гыйнвар-апрель айларында үсеш үткән елның шушы чорына карата102 процентка артык, сәнәгать җитештерүе индексы – 102,9 процентка. Төп капиталга инвестицияләр күләме гыйнвар-март айларында үткән елның шушы чорына карата 103,1 процентка үсте. Бу саннар шатландыра, дип әйтә алмыйм.  2010-2013 еллар белән чагыштырганда уртача үсеш бар».

20.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре  белән Монголиягә килде. Дәүләт башкаласы Улан-Баторда Татарстан Республикасы Президенты ил җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән хезмәттәшлек һәм товар әйләнешен арттыру мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барырга ниятли.    

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре  кысаларында Монголия Президенты Цахиагийн Элбэгдорж белән очрашачак. 

20.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы Премьер-министры Хван Гё Ан әфәнде белән очрашты.  
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Сеулга эш сәфәре кысаларында Корея Республикасының Үзәк Хөкүмәт комплексында узды.
Кунакларны сәламләп, Хван Ге Ан әфәнде әлеге визитның хезмәттәшлекне ныгыту «күпере» булачагына өмет белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, аңа Татарстан Республикасында уңайлы инвестицион климат булуы мәгълүм.

20.06.2016

Без Татарстан Республикасына Көньяк Корея бизнесын һәм капиталын җәлеп итү яклы, үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат һәм һәр яктан ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея-Татарстан эшлекле форумы ачылуда хәбәр итте. 

Форум Сеулда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Көньяк Кореягә эшлекле визиты кысаларында Корея Халыкара сәүдә ассоциациясенең (KITA) конференц-залында үтте. 

20.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш сәфәре  кысаларында Samsung D’Light күргәзмә залында булды.

Samsung Electronics бинасында урнашкан яңа технологик шоурум җитештерүченең бөтен яңа эшләнмәләрен тәкъдим итә. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен была шоурум буйлап экскурсия оештырылды, анда кунакларга  «Әйберләр Интернеты» технологияләрен һәм Samsung «акыллы йорты» ничек оештырылуны күрсәттеләр.

20.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына (2016 елның 19-20 июне) эш сәфәре кысаларында Чхунчхон-Пукто провинциясе Губернаторы Ли Си Чжон белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Ли Си Чжон әфәндегә чакыруы өчен рәхмәт әйтте һәм кунакчыл Корея җирендә булуына бик шат икәнлеген белдерде. Россия Федерациясе җитәкчелеге төбәкара мөнәсәбәтләрне хуплый, диде.
«Кореядә безнең делегация 35 кешедән тора, - диде Татарстан Республикасы. - Ышанам, визит барышында Татарстан Республикасы һәм Корея Республикасы эшлекле даирәләре хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ачарлар, яңа проектлар турында сөйләшеп килешерләр».

20.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда Көньяк Корея компанияләре җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырды. «Apollo» компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда татарстанда бикләвеч арматура җитештерү проектын гамәлгә ашыру турында барды. 

19.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш визиты кысаларында Сеулда Чхонгечхон елгасы ярын карады. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары яр буйлап уздылар, аның бизәлешен, шәһәр кешеләре өчен уңайлы шартларны бәяләделәр. Аңлатмаларны ТР Президенты Наталия Фишман биреп барды. 

19.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда I-KAIST компаниясенең күргәзмә залын карады. I-KAIST компаниясе 2011 елда KAIST (Korea Advanced Institute of Science and Technology) Корея алдынгы технологияләр институтының фәнни эшләнмәләрен комменрцияләштерү һәм мәгариф алымнарын алга этәрү максатыннан оештырылды. 

19.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеул янындагы Пангё техно-үзәнендә булды. Татарстан Республикасы делегациясенә паркның фәнни-техник мөмкинлекләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында сөйләделәр. Сорауларга Пангё президенты Квак Жае Вон фәнде җавап бирде. 

Битләр: << 1301 1302 1303 1304 1305 1306 1307 1308 ( 1309 ) 1310 >>