Яңалыклар

22.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Развитие» иҗтимагый инициативаларга һәм социаль программаларга ярдәм күрсәтү илкүләм фонды җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башкалар катнашты.

22.06.2016

22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, Казанның Рихард Зорге урамы белән Җиңү проспекты очрашкан турыдагы Дан скверында республикада Советлар Союзы Герое һәм легендар совет разведчигы Рихард Зоргега бюст рәвешендә беренче һәйкәл ачу тантанасы булды.

Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР вице-премьерының Көньяк федераль округта киңәшчесе Вәлит Рәхмәтуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, республика башкаласының Идел буе районы җитәкчелеге һәм районда яшәүчеләр катнашты.

22.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Иннополис" МИЗ Күзәтчелек советының быел икенче утырышы узды. 

Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Утырышта ИТ-компанияләр инвестицияләренең гомуми күләме 5,3 млрд. сум тәшкил иткән 6 проект каралды. 

21.06.2016

Бүген Улан-Батор шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең ике көнлек эш сәфәре кысаларында Монголия Дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды.  

Аңарчы Рөстәм Миңнеханов Богдохан резиденциясе музей комплексында да булды, шулай ук Монголиянең Милли музее экспозициясе белән дә танышты. 

21.06.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия Премьер-министры Чимэдийн Сайханбилэг белән нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. Очрашу ТР Президентының Улан-Батор шәһәренә эш визиты кысаларында үтте. Татарстан Президенты Монголия Премьер-министрына визитны оештыруда ярдәме һәм кызыклы программа әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде. 

21.06.2016

Бүген Улан-Баторга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия Президенты Цахиагийн Элбегдорж белән очрашты. 

Очрашу Монголия Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.  

21.06.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Монголия Сәнәгать министрлыгының Дәүләт секретаре Даваагийн Нямху белән очрашты. Татарстан делегациясе ТР Президенты җитәкчелегендә Монголягә эш визиты белән килде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, визитның төп максаты - сәүдә-икътисадый, инвестицион, гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү, яңа элемтәләр булдыру. 

21.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия тышкы эшләре министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия - Монголия хөкүмәтара комиссия рәистәше Лундэгийн Пурэвсурэн белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Монголиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Искәндәр Азизов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар. 

21.06.2016

Бүген Улан-Батор шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең ике көнлек эш сәфәре кысаларында «Монголия-Татарстан» икътисадый форумы узды.   

Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Монголия Милли сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Б. Лхагважав, Россия Федерациясенең Монголиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан һәм Монголия бизнесы вәкилләре катнашты. 

21.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголиягә эш сәфәре  кысаларында «Гоби» кашмир әйберләре фабрикасы эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар озата йөрде.   

Битләр: << 1301 1302 1303 1304 1305 1306 1307 ( 1308 ) 1309 1310 >>