Яңалыклар

01.07.2016

Бүген Татарстан Эчке эшләр министрлыгында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә  ясадылар. Быел конкурсның 35 катнашучысы җиңүче, приз алучы һәм лауреат булды. Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

01.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл шәһәренә (Тыва Республикасы) эш сәфәре кысаларында  «Азия Үзәге» скульптур комплексында булды. Аны Тыва Башлыгы Шолбан Кара-оол озата йөрде. 

Комплекс Енисей елгасы яр буенда урнашкан. «Азия Үзәге» скульптур комплексы авторы – күренекле Россия скульпторы Даши Намдаков.

01.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оол орден белән бүләкләде. Мактаулы бүләк «һәрьяклы дуслык, икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлгән актив эшчәнлек өчен» бирелде.  

Тантана Татарстан Республикасы Президентының Кызыл шәһәренә (Тыва) эш сәфәре кысаларында узды.

01.07.2016

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Тыва Республикасының хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан делегациясенең Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кызыл шәһәренә (Тыва) эш визиты кысаларында үтте. 

30.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре  белән Тыва Республикасына килде. Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башкалар озата йөри. 

Иртәгә, 2016 елның 1 июлендә, Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашырга ниятли. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Тыва Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланчак.   

30.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хакасия Республикасы Башлыгы Виктор Зимин кул куйды. 

Тантана Татарстан делегациясенең Хакасиягә эш сәфәре кысаларында узды, анда бу көннәрдә «Гладенькая» спорт-отеле мәйданчыгында «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумы бара.

30.06.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - республиканың 48 кешесе.

"Бүген бу залда күп еллар буена Ватан үсешенә үзеннән зур өлеш кертүчеләргә РФ һәм ТР югары дәүләт бүләкләре тапшырылачак, - диде И.Халиков. - Мин бирегә җыелучыларның һәркайсына рәхмәт әтйрегә теләр идем - хезмәтегез белән сез үз компанияләрегез, оешмаларыгызда һәм үз һөнәрегездә иң яхшысы булуыгызны расладыгыз".

30.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумынының пленар утырышында катнашты.

30.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абакан шәһәренә (Хакасия Республикасы) эш сәфәре  белән килде. Сәфәрендә аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәнитя министры Айрат Сибгатуллин, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башкалар озата йөри. 

Эш сәфәренең төп максаты –  «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумынының пленар утырышында катнашу.

30.06.2016

«Бисеринки» бию коллективы һәм аның җитәкчесе бортында булган «Истантабул – Казан» рейсы очкычы Казанга 01.00 сәгатьтә килеп төште.

«Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре каршы алды, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар.

Битләр: << 1301 1302 1303 ( 1304 ) 1305 1306 1307 1308 1309 1310 >>