Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда сынау режимында эшләүче беренче электробус белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.
Бүген Казанда Юстиция кварталы территориясендә шагыйрь һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Юстиция министры Константин Чуйченко, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Идел буе федераль округы субъектларын социаль-икътисадый үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко киңәшмәсендә катнашты. Чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та катнашты.
Бүген Чечен Республикасы Премьер-министры Муслим Хучиев җитәкчелегендәге рәсми делегация Иннополиста булды.
Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Виктор Басаргин белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков төбәкара килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзаладылар. Тантаналы чара бүген Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасы Башлыгы Валентин Коновалов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Хакасия делегациясе Казанга «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумында катнашу өчен килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы вице-премьеры – туризм һәм спорт министры Азиз Абдухакимов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда зур спорт чаралары уза: БДБ илләренең Беренче уеннары һәм «Россия – спорт державасы» халыкара форумы.
Бу көннәрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Россия – спорт державасы” халыкара спорт форумы уза. Аның кысаларында “Хәзерге заман спорты. Инновацияләр һәм перспективалар” күргәзмәсе оештырылган.