Яңалыклар

17.09.2021

Бүген «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Казанга эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Сергей Чемезов «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында булды.

17.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде. 

17.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатларны сайлауда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән бергә Казан шәһәренең 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.

16.09.2021

Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә “Иннополис” МИЗның  стартаплар буенча 12 нче экспертлар советы утырышы узды.

Утырышта “Иннополис” МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин катнашты.

16.09.2021

«Туполев» ГАҖ Директорлар советы (Ростех дәүләт корпорациясенең «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ составында) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны үз рәисе итеп сайлады.

16.09.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының депутатларын сайлаулар уңаеннан мөрәҗәгате.

16.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татспиртпром” АҖнең Директорлар советы утырышы узды.

16.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов TCI 24 нче Глобаль конференциясе эшендә катнашты. Чара Kazan Palace by Tasigo отеле мәйданчыгында узды.

15.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русский белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

15.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Инновацион үсеш министры Ибраһим Абдерахманов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Казанга визиты кысаларында Ибраһим Абдерахманов TCI-2021 24 нче глобаль конференциясе эшендә катнашачак, «Химград» технополисында, КФУда һәм Иннополис ИТ-шәһәрендә булачак.

Битләр: << 561 562 563 ( 564 ) 565 566 567 568 569 570 >>