Яңалыклар

23.09.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россиянең фәнни-технологик үсеше буенча комиссия утырышында катнашты.

23.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

23.09.2021

Бүген Казан Кремлендә «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей буенча ирләр командасын хөрмәтләделәр. Спортчыларны һәм клуб хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

23.09.2021

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы узадырыла.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара.

Президиум карары нигезендә, 24 нче утырышның көн тәртибенә 26 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 19 республика законы проекты һәм ике федераль закон проекты.

22.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов белән очрашты.

Республика территориясендә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, «Чиста ил» проектын алга таба гамәлгә ашыру, илкүләм проект кысаларында Идел елгасын сәламәтләндерү буенча чаралар турында фикер алышынды.

22.09.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар - белем һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очрашты.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров,  ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе  Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм башка рәсми затлар катнашты.

22.09.2021

Татарстанда студент яшьләр үз урынын тапсын өчен барлык шартлар да булдырыла. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда Бөтенроссия студентлар форумында белдерде.

22.09.2021

Татарстан Республикасының ситуация үзәкләре системасы проектын гамәлгә кертү турында бүген Татарстан Премьер министры Алексей Песошин губернаторның “түгәрәк өстәл”е барышында хәбәр итте.

21.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Huawei компаниясенең Евразия төбәге вәкиллеге президенты Дэниэл Чжоу алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Очрашу Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы кысаларында узды («Казан Экспо» мәйданчыгында).

21.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fort Ross Ventures фондына нигез салучы Виктор Орловский белән очрашты.

Очрашу Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды («Казан Экспо» мәйданчыгында).

Битләр: << ( 561 ) 562 563 564 565 566 567 568 569 570 >>