Яңалыклар

29.09.2025

Бүген Минскта Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин "Иннопром.Беларусь" халыкара сәнәгать  күргәзмәсендә булды.

Күргәзмәдә катнашучы Россия Федерациясе субъектлары стендларын карау барышында РФ Премьер-министры Татарстан Республикасы экспозициясе белән танышты.

29.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсе башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашты. Очрашу "Иннопром.Беларусь" халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында узды.

29.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы Дмитрий Крутой һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты.

29.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Иннопром.Беларусь" халыкара сәнәгать күргәзмәсе чараларында катнаша. 

29.09.2025

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг»ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында кайбер проектларны тәкъдим иттеләр. Утырыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

27.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда эш чәфәрендә. Республика Рәисе Төркмәнстанның Бәйсезлек көненә мәртәбәле кунак буларак чакырылган. Бүген иртән ул Халк Мәсләхәте Рәисе Корбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

27.09.2025

Хөрмәтле Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!

Татарстан икътисады һәм техникасы үсешендә мөһим роль уйнаган хезмәтегезнең намусы һәм танылуы булган Машина төзүчеләр көне белән ихлас күңелдән котлауларыгызны кабул итегез.

27.09.2025

Татарстанда социаль-мәдәни объектларга җылы бирү сезонына әзерлеге 100%ка җиткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

27.09.2025

Татарстанда быел 226 медицина учреждениесе ремонтлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

26.09.2025

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуда дәүләт башлыгының ил төбәкләренә һәм республикага күрсәткән игътибары һәм даими ярдәме өчен ихлас рәхмәт белдерде. Бу хакта ул Владимир Путинның Бердәм тавыш бирү көне - 2025 елның 14 сентябре барышында сайланган Россия Федерациясенең 21 субъекты башлыклары белән очрашуы (видеоконференцэлемтә режимында) барышында хәбәр итте.

Битләр: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>