Бүген Казанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Ведомство белгечләре 2025 елда Татарстан Республикасы җинаять-үтәтү системасының оператив-хезмәт, җитештерү-хуҗалык һәм финанс-икътисадый эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия ФСИН сак һәм конвойлау идарәсе башлыгы Сергей Елисеев һәм башкалар катнашты.
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының көр тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте, аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ростелеком» ГАҖ президенты Михаил Осеевский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казанның Киров район судының яңа бинасында булдылар. Аларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озата йөрде.
Бүген Казанда Б. Рәмиев ис. ИТ-парктаТатарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар.
Бүген Россия Федерациясе илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров мөрәҗәгать итте. 2025 елда ведомство эшчәнлегенә багышланган фильм күрсәтелде.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне оештыру өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде.
Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Искәртәбез, ул торак йортларда көнкүреш газ җайланмазларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә кагылышлы йөкләмәләр бирде. Гыйнварның беренче ике атнасында республикада янгыннар һәм ис тиюгә бәйле һәлакәтләр теркәлгән. Фаҗигаләр күп фатирлы йортларда да, шәхси секторда да була.