Яңалыклар

17.01.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде. Йөкләмәләрнең төп өлеше йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә кагыла.

17.01.2026

Татарстанда 5 илкүләм проект һәм 3 дәүләт программасы кысаларында 17 млрд сумлык 172 төзелеш һәм ремонт объектын гамәлгә ашыру планлаштырылган.бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.

16.01.2026

Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели һәм предприятиеләрнең инвестицион активлыгын саклап кала. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

14.01.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәтләре, «Архипелаг» пилотсыз авиация системалары буенча илкүләм ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта узды.

13.01.2026

Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

13.01.2026

2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты.​ Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.  

12.01.2026

Республика прокуратурасы хезмәткәрләре, эшләре гаять күп булуга карамастан, үз эшчәнлекләрендә югары профессионализм күрсәтәләр, закон һәм гаделлек өстенлеген тәэмин итәләр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көненә багышланган чарада белдерде. Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты. Чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.

12.01.2026

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте.

Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.

12.01.2026

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

10.01.2026

Татарстанда 2026 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә чагыштырма үсеш - 1,5%ка, шул исәптән азык-төлек продуктлары җитештерү буенча 2,6%тан да ким булмаска тиеш. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

Битләр: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>