Яңалыклар

27.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, covid-19 белән авыручылар саны артуга бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәүгә өндәде.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

27.08.2022

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларында юл эшләре дәвам итә. Юл эшләрен башкаруның уртача проценты – 94%. Шул ук вакытта Аксубай, Актаныш, Апас, Чүпрәле, Мөслим, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнарында юл эшләре тәмамланган. Тагын 11 муниципаль районда юл эшләрен 30 августта тәмамлау планлаштырыла.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте.

27.08.2022

Татарстан Республикасында бөртекле культураларның 73%ы җыелган. Суктыру 4 млн. тонна тәшкил итә (ашлык кукурузын исәпкә алмыйча). Уңыш 37,5 ц/га тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

27.08.2022

Татарстан Республикасында төзелеш, дәүләт программаларын һәм илкүләм  проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Торакны файдалануга тапшыру буенча планны үтәү еллык күләмнең 84%ын тәшкил итә – бу 2,312 млн. кв. м (узган ел дәрәҗәсенә карата 128,0%). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

26.08.2022

Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Югары нефть мәктәбе кампусында булдылар.

26.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Азнакай районының Актүбә бистәсендә булдылар.

26.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Түбән Кама химия-технология институтында булды.

Исегезгә төшерәбез, Валерий Фальков Татарстанда эш сәфәрендә.

26.08.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы институтында булдылар.

26.08.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Чаллыда «КАМАЗ»ның җитештерү предприятиеләрендә булдылар. Федераль министрны кабиналар каркаслары заводы һәм автомобиль заводы эше белән таныштырдылар.

26.08.2022

Бүген Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Татарстанга эш сәфәренә килде. Ул республиканың кайбер югары уку йортларында – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә булачак, «КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-техник үзәге эшчәнлеге белән танышачак, Әлмәттә Югары нефть мәктәбе кампусын бәяләячәк.

Бүген иртән Валерий Фальков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Гыйльми советының киңәйтелгән утырышында катнаштылар.

Битләр: << 441 442 443 444 445 446 447 ( 448 ) 449 450 >>