Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты. ТР Президентын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озатып йөрде.
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң «Родник» халыклар дуслыгы йортын карады. Аны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озата йөрделәр.
Бүген Тукай муниципаль районында, Круглое Поле бистәсе янәшәсендә индивидуаль торак йортларны газ челтәренә тоташтыру буенча тантаналы чара узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Бүген Казанда Кембридж халыкара мәктәбенең «Бала-Сити» кампусы ачылды. Межлаук урамында урнашкан яңа белем бирү учреждениесе 1-11 сыйныфларда белем алучы 440 укучыга исәпләнгән.
Тантаналы линейкада Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров укучыларны Белем көне белән котлады. «2013 елда беренче мультилингваль «Бала-Сити» балалар бакчасы ачылган иде, ә бүген яңа мәктәп ишекләрен ачты», – дип белдерде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Түбән Камага эш сәфәре кысаларында «Нижнекамские термы» сәламәтлек һәм ял итү гаилә үзәген тәкъдир иттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама РҮХнең яңа ашыгыч медицина ярдәме үзәген ачты.
Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инженерлар лицее һәм балалар бакчасы ачылышында катнашты.
Бүген Түбән Камада «Адымнар» күп телле мәгариф комплексы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре!
Барлык укучыларны, урта һәм югары уку йортлары студентларын, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләрен – укытучылар һәм тәрбиячеләрне, тренерларны, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен, ветераннарын күтәренке һәм якты рухлы бәйрәм – Белем көне уңаеннан ихлас котлыйм.
Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «түгәрәк өстәл»дә белгечләр юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Түгәрәк өстәл» модераторы – ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.