Яңалыклар

19.08.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

19.08.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең «Инкопонтрен» кооперативлар берлеге делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

19.08.2022

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин М-12 трассасын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Киңәшмә Лаеш районында Идел аша күпер төзү штабында узды.

19.08.2022

Бүген безнең алда торган төп бурычларның берсе – балалар һәм яшьләр белән эшләү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

Утырыш Зеленодольск муниципаль районының. М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп юнәлешле лицей мәйданчыгында узды. Утырышны турыдан-туры трансляцияләү интернет челтәрендә оештырылган иде.

19.08.2022

Мәгариф системасын үстерү – безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

Утырыш бүген Зеленодольск муниципаль районының М.В. Ломоносов исемендәге 18 күп юнәлешле лицей мәйданчыгында уза.

19.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион акциясендә катнашты.

Акция Зеленодольск муниципаль районының М.В. Ломоносов исемендәге 288 нче күп юнәлешле лицей мәйданчыгында узды (исегезгә төшерәбез: бүген монда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза).  

19.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БДИда ике фән буенча 100әр балл җыйган мәктәп тәмамлаучылар белән Зеленодольск муниципаль районының М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп юнәлешле лицеендә очрашты. Исегезгә төшерәбез, бүген биредә Татарстан мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза.

19.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында мәдәният объектларын һәм сәнәгать мәйданчыкларын карады.

Беренче булып «Яшел Үзән» индустриаль паркы (Зеленодольск ш., Машина төзүчеләр ур.) булды. Биредә җитештерү һәм административ корпуслар, җиңел автомобильләр өчен парковка зонасы, йөк төяү зонасы, авыр һәм габаритсыз йөкләр өчен төяү-бушату каралган.

18.08.2022

Бүгенге көндә төп бурыч – бөртеклеләрне сыйфатлы һәм оператив җыеп алу. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре барышында хәбәр итте. Визиты кысаларында аны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

18.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районы кырларында урып-җыюның барышы белән танышты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә, Рөстәм Миңнеханов район кырларын карап чыкты, анда бүген бөртеклеләрне урып-җыюда 57 комбайн эшли. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 31 ц/га тәшкил итә.

Битләр: << ( 451 ) 452 453 454 455 456 457 458 459 460 >>