Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.
Трансляция рәсми сайтның төп битендә оештырылачак (https://tatarstan.ru). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, киңәшмә 19 августка планлаштырылган, ул 11.00 сәгатьтә башлана.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның Порт урамы буенча территорияне комплекслы үстерү проектын тәкъдир иттеләр. Проектны шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шишеджам» (Төркия) төркеме Директорлар советы рәисе һәм башкарма әгъзасы Әхмәт Кырман белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласында «Коген Казан» ҖЧҖ яңа тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүендә булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Бүген ТР Иминлек Советы утырышында Татарстан Республикасының су объектларын саклау өлкәсендә экологик иминлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркы территориясендә күчмә киңәшмә уздырды.
Бүгенге көндә Идел буе федераль округында 1,7 мең гектар мәйданда 394 урман янгыны һәм табигать янгыны теркәлгән. Татарстанда бу сезонда урман янгыннарына юл куелмаган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гилян провинциясе Губернаторы (Иран Ислам Республикасы) Әсәдулла Аббаси белән онлайн-очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводын – Горбунов ис. КАЗ – «Туполев» ГАҖ филиалын реконструкцияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру кысаларында объектлар төзү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә Мәскәүдә узды.
Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үткәрде.