Яңалыклар

05.08.2023

Бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда 2023 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек тармагы нәтиҗәләре һәм ашлык җыю барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнарны тоташтырып, ТР Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

05.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төп тармаклардагы программа чаралары, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

04.08.2023

Бүген Казанның Азино микрорайонында Форель Закир улы Тинчурин исемендәге 110 кВлы яңа подстанция тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Подстанция бинасы фасадында 1976-1994 елларда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы директоры булган Ф.З. Тинчурин хөрмәтенә мемориаль такта урнашкан.

02.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов подполковник Ирек Мәгъсүмовка телеграмма җибәрде. Ул Ирек Илдус улын Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булуы белән котлады.

01.08.2023

Татарстанда махсус саклана торган табигый территорияләрдә елына уртача 400гә якын административ хокук бозу ачыклана, 60тан 80гә кадәр җинаять эше кузгатыла. Мондый мәгълүматларны ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков әйтте.

30.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Гадәттән тыш һава торышы күренешләре булганда тискәре хәлләр комплексын бетерү буенча чаралар каралды.

29.07.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларына һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.

29.07.2023

Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре күп фатирлы йортларның 476 ишегалдында тәмамланган. Тагын 369 ишегалдында юл эшләре дәвам итә.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина шундый мәгълүмат китерде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.

27.07.2023

Бүген «Россия – Африка» икътисадый форумында Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының вәкиллекле делегациясе эшли.

Форум кысаларында шулай ук Татарстан стенды эшли, анда төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый потенциалы турында мәгълүмат урнаштырылган.

Моннан тыш, Татарстанда урнашкан ике эре сәнәгать предприятиесе «Россия - Африка» форумында үз продукциясен күрсәтә.

 

27.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Африка» икътисадый форумында катнашучы Африка илләре вәкилләре белән очрашуларда авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Бу хакта бүген очрашулар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Битләр: << 321 322 323 324 325 326 ( 327 ) 328 329 330 >>