Яңалыклар

14.08.2023

Бүген Россия оборона министры Сергей Шойгу «Армия-2023» халыкара хәрби-техник форумында Татарстан Республикасы экспозициясе белән танышты.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңлатмалар бирде.

Стендта, аерым алганда, «Эйдос» компаниясе продукциясе (медик симуляция җиһазлары), шулай ук презентация материаллары, корабль макеты һәм «Ак Барс» суднолар төзү компаниясе продукциясе, башка техника тәкъдим ителгән иде.

Моннан тыш, экспозицияне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров карады.

14.08.2023

Бүген «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәгендә һәм «Кубинка» аэродромында «Армия-2023» халыкара хәрби-техник форумы ачылды.

Форум чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

«Армия-2023» халыкара хәрби-техник форумы тугызынчы тапкыр үткәрелә. Ул 2023 елның 14-20 август көннәрендә эшли.

14.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» компанияләр төркеме продукциясе белән танышты. 

«Эйдос» 2012 елда нигезләнгән. Эшчәнлегенең төп юнәлеше - югары технологияле медицина симуляция җиһазларын эшләү һәм җитештерү.

Моннан тыш, компания төрле инфекцияләрне ачыклау өчен экспресс-тестлар җитештерә.

12.08.2023

Республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

12.08.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Хәрби-һава көчләре көне уңаеннан котлавы.

10.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасының Форос бистәсендәге яңартылган клубында булды.

Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән берлектә Рөстәм Миңнеханов клубны капиталь ремонтлау һәм янәшәдә урнашкан скверны төзекләндерү эшләренең сыйфатын бәяләде.

Бу эшләр Татарстан Республикасы ярдәме белән башкарылды.

09.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Архипелаг-2023» проект-белем бирү интенсивы кысаларында узган пилотсыз авиация буенча илкүләм ярышлар призерлары һәм экспертлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

09.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

08.08.2023

Татарстанда Россиядә беренче тапкыр «Беренчеләр хәрәкәте»нә кабул итү тантанасы узачак. Аны Биләрдә бүген ачылган «Беренчеләр» форумы вакытында үткәрәләр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

08.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-12 «Восток» автомобиль юлында Идел елгасы аша күпер корылмасы төзелешен тәмамлау тантанасында катнашты.

Идел аша күпер М-12 автоюлында иң озын ясалма корылма.

Битләр: << 321 322 323 324 325 ( 326 ) 327 328 329 330 >>