Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Гадәттән тыш хәлләр министры ярдәмчесе Данил Мартынов белән очрашты.
Бүген «Зөя таулары» гольф-клубында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына гольф буенча ХІІІ хәйрия турниры ачылды.
Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотоузышында катнашты. Узыш Татарстан Республикасы Көненә багышлап, «Ике Кремль» халыкара мотофестивале кысаларында оештырылды.
Бүген Лениногорскның «Юность» стадионында Татарстан нефте чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Бүген Лениногорскта «Нефтяник» боз сараен ачу тантанасы булды (Чайковский урамы, 19/5).
Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, нефть тармагы вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында берничә социаль объектта булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть чыгаруның 80 еллыгы һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шөгер авылындагы «Скважина №1» мемориаль комплексына чәчәкләр салды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда Татарстан нефть чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.
Быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча хуҗалыкларның барлык категорияләрендә тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме якынча 107 млрд сум тәшкил итә, чагыштырмача бәяләмәдә җитештерү индексы - 103,3%. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Републикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Көне кысаларында уздырылган чараларда иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.