28.01.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча комитет коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Тимур Шаһивәлиев бу вазыйфага Татарстан Республикасы Президенты указы белән билгеләнгән иде.
26.01.2008
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә киңәшмә булып үтте. Анда 2007 елга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәнең төп темасы торак төзелеше белән бәйле проблемаларны тикшерү булды.
25.01.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасын карарга барды. Ул “Алабуга” махсус икътисади зонасын төзү һәм үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде, беренче автомобиль эшләп чыгаруга хәзерлекнең барышын күзәтеп, «Северстальавто-Алабуга» ААҖ производствосын карап чыкты.
25.01.2008
25 нче гыйнварда Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына акча мобилизацияләү буенча куст киңәшмәсе үткәрде.
24.01.2008
“Газ сәнәгате” ("Газпром") ААҖ Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм Казанның компрессор машиналары төзү предприятиеләре базасында Татарстан Хөкүмәтенең Казанны тулы комплектлы газ суырту агрегатлары һәм двигательләре җитештерү үзәгенә әверелдерү турындагы тәкъдимен хуплый. Шулай да “Газ сәнәгате” бүлекчәләре ягыннан Казан машина төзелеше эшләнмәләренең техник параметрлары һәм шулай ук заказларны үтәү буенча кайбер җитди кимчелекләр бар. Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында “Газ сәнәгате” идарәсе әгъзасы – газ коденсантын транспортлау һәм саклау буенча департамент директоры Богдан Будзуляк үткәргән киңәшмәнең төп темасы шундый булды.
23.01.2008
“Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Тимур Шаһивәлиевнең Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе итеп билгеләнүе турындагы указга кул куйды”, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
23.01.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләренә яңа җитәкче - Эльмира Мавринаны тәкъдим итте.
23.01.2008
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану буенча идарә начальнигы вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итү булды. Таныштыруны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов уздырды.
23.01.2008
Бүген Казанда Татарстан Республикасы буенча Наркотиклар кулланылышын контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт идарәсе коллегиясе булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
22.01.2008
Татарстан Республикасы территориясендә, катлаулы һава шартлары белән бәйле рәвештә, “Буран” планы игълан ителде. Мондый карар бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында кабул ителде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Равил Моратов рәислегендә Татарстан Республикасының Кризиска каршы тору үзәгендә узды.