04.02.2008
2008 елда Татарстан Республикасының нефть компанияләре 32 млн. тонна күләмендә нефть чыгаруны тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән “Татнефть” ААҖ – 25 млн. тонна, кече нефть компанияләре (КНК) – 6,6 млн. тонна чамасы (ягъни гомумроссия күләменең 20 % ы). Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Александр Когогин хәбәр итте.
04.02.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Рәсәй Сәнгать академиясе Президенты Зураб Церетели белән очрашу үткәрде.
02.02.2008
Татарстан Республикасында 1,64 млн. җир кишәрлеге дәүләт кадастры учетына куелган. Бүген Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсе (Роснедвижимость) киңәшмәсендә шушындый мәгълүматлар яңгырады. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
01.02.2008
Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен, Татарстан делегациясе Волгоградка очып китте. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкли. Делегация составында шулай ук республика башкаласы вәкилләре - Сталинград сугышында катнашучы Николай Рязанов һәм Сергей Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар. Кабинеты каршындагы “Хәтер Китабы”ның баш мөхәррире Анатолий Иванов бар.
31.01.2008
2008 елның 31 нче гыйнварында уздырылган утырышта Директорлар советы 2007 елга “Татнефть” ААҖ бюджетының нәтиҗәләре һәм үтәлеше турында фикер алышты һәм 2008 елның февраленә бюджетны раслады.
2007 елга “Татнефть” ААҖ нең эчке аудиты идарәсенең эш нәтиҗәләре каралды һәм 2008 елга эш планы яхшы дип табылды.
30.01.2008
Бүген Мәскәүдә (Кунаклар сарае) «Россия» халыкара икътисади форумы ачылды. Ул 1 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш алып бара. Аны Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының тышкы икътисади эшчәнлек буенча Премьер-министр ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Ак Барс” банкы Директорлар советы рәисе Роберт Мусин һәм башкалар озатып йөриләр.
29.01.2008
Татарстан Республикасында статистик ресурслар күләме елдан-ел киңәя һәм хәзер аларның дөреслеген һәм объективлыгын тәэмин итәргә кирәк. Бу турыда бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Татарстанстат) җирле органы һәм Социаль-икътисади мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
28.01.2008
2008 елның 28 нче гыйнварында Россия югары уку йортларының Укыту-методик берләшмәсе һәм А.Н.Туполев исемендәге КДТУ Химаячеләр Советының яңа шартларда аэрокосмика өлкәсен үстерүнең кадрлар белән һәм фәнни яктан тәэмин ителеше мәсьәләләренә багышланган берләштерелгән утырышы булды. Утырышта аэрокосмика комплексы югары уку йортларының Укыту-методик берләшмәсе рәисе, Мәскәү авиация институты ректоры Геращенко А.Н., “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ нең Персонал белән идарә итү департаменты директоры Вучкович А.А., Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Соловьев В.Г., Россиянең Авиация югары уку йортлары ассоциациясе президенты Матвеенко А.М., “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Легай В.А., “ICL-КПО ВС” ААҖ генераль директоры Дъячков В.В., “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Каюмов В.К. һәм башкалар катнашты.
28.01.2008
Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты бинасында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы булып узды.
28.01.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсе буенча, “Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатлы булуын тәэмин итү идарәләре” Дәүләт учреждениесе, 2008 елның 4 нче февраленнән башлап, Татарстан Республикасында сатыла һәм кулланыла торган мотор ягулыклары айлыгын үткәрә.