Яңалыклар

15.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эш сәфәре кысаларында Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды.

15.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь краенда эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу. Чара Барда авылында (Пермь краеның Барда муниципаль округы) уза.

14.06.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләүнең барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

14.06.2024

Республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

14.06.2024

Казанда БРИКС Уеннары югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

14.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетендә йолаларны оештыру мәсьәләләренә игътибар белән карарга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

 

14.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эш сәфәр кылды һәм Спас районының Приволжский бистәсендә шәһәр читендәге (өч йолдызлы) бина төзү буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

14.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары Эркин Хамраев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Әсәдов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

14.06.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кышкы спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы спортчылары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда ТР Спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов, республиканың спорт федерацияләре вәкилләре катнашты.

14.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев фән һәм мәгариф өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Битләр: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>