Бүген ТР Хөкүмәте Йортында KazanDigital Week 2024 бишенче халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.
Утырышны видеоэлемтә буенча РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, оештыру комитеты рәисе Мәкъсүт Шадаев үткәрде.
Алиментларын түләмәү Татарстанда яшәүче 13 мең кешенең Россиядән читкә чыгу хокукын чикләүгә сәбәп була. Бу чаралар турында бүген брифингта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров сөйләде.
Брифинг 2024 елның беренче биш аенда алиментлар түләттерү буенча эш нәтиҗәләренә багышланды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чара интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Бүген Югары Осланда район депутатлар советының чираттан тыш утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Рәисе Администрациясенең, Дәүләт Советы Аппаратының, муниципаль район Советының һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының яңа җитәкчесен ведомство коллективына тәкъдим иттеләр. Ул Марат Галимҗан улы Зыятдинов була.
Исегезгә төшерәбез, элек ул 12 елдан артык югары Ослан муниципаль районын җитәкләгән иде.
Ведомство коллективына яңа җитәкчене Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тәкъдим итте.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!
Табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, үз язмышларын медицина белән бәйләгән кече персонал өчен бу мөһим һәм изге эш - һөнәр генә түгел, ә тормыш мәсләге.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Намаз Ризаэтдин Фәхретдин исемендәгн яңартылган үзәк мәчеттә узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында триатлон буенча Россия беренчелегендә булды. Аны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуе ачылу белән бәйрәмдә катнашучыларны котлады.
XIV Бөтенроссия авыл Сабантуен ачу тантанасы Барда авылында (Пермь краеның Барда муниципаль округы) узды.
Бүген Татарстан Республикасы һәм Пермь крае арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланды.
Документ 2024-2027 елларга исәпләнгән. Чаралар планына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин кул куйдылар.