Яңалыклар

21.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия-Азия Эшкуарлары һәм сәнәгатьчеләре берлеге вице-президенты, Гуанчжоудагы РАЭСБ вәкиллеге башлыгы Алексей Федотов белән очрашты.

21.06.2024

Бүген Казан ипподромында Сабантуй хөрмәтенә бәйрәм ярышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төркестан өлкәсе Хәкиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Хәкиме Нурлыбәк Налибаев катнашты.

21.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» көрәш сараенда БРИКС илләре Уеннары кысаларында көрәш буенча ярышларда булды.  

21.06.2024

Казахстан белән хезмәттәшлек Татарстан өчен зур кызыксыну уята. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркестан өлкәсе Хәкиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Хәкиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. Кунаклар Казанга БРИКС+илләре шәһәрләренең халыкара форумында катнашу өчен килгәннәр.

21.06.2024

Бүген «Казан Экспо»да «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

21.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС+илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең оештыру җыелышын ачу тантанасында катнашты. Чара БРИКС+илләре шәһәрләренең Халыкара форумы кысаларында Казан Ратушасында узды.

21.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Грозный мэры Хас-Мөхәммәд Кадыйров һәм Аргун мэры Илес Масаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

 

20.06.2024

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында шәһәр депутатлары Советының чираттан тыш утырышы узды.

20.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Зәңгәр күлләр» махсус сакланылучы табигать территориясен үстерү концепциясен тормышка ашыру белән шөгыльләнүче ведомствоара команда белән эшлекле очрашуы узды.

19.06.2024

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул - Азат Кадыйров, элек РФ спорт министрының беренче урынбасары вазыйфасын биләгән иде.

Битләр: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>