Авыл-район җирләрендә халыкны көнкүреш максатлары өчен һәм эчә торган су белән тәэмин итү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Болай да соңгы елларда көн кадагында торган бу проблеманы быелгы коры җәй тагын да кискенләштерде. Төбәкләрдә су белән тәэмин итү корылмалары, насослар, су җибәрү челтәрләре, нигездә, 1970-80 нче елларда төзелгән объектлар. Бүген аларның күбесе яңартуга мохтаҗ. Моңа кадәр башкарылган вак ремонт эшләре генә хәлне җиңеләйтә алмады. Бүген шушы һәм муниципалитетларны борчыган башка актуаль мәсьәләләрне ТР Муниципаль берәмлекләр советының V съездында совет рәисе Минсәгыйть Шакиров күтәреп чыкты. Съезд эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. катнашты.